2021 елның 31 гыйнварына һава торышы фаразы

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 31 гыйнварда начар метеорологик күренешләр көтелә:

- буран; юлларда көчле бозлавык;

көндез көньяктан, көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, бозлавык.

30 гыйнвар 18 сәгатьтән 31 гыйнвар 18 сәгатькә кадәр

Болытлы.

Төнлә бераз кар. Көндез кар, юеш кар, урыны белән бозлавык.

Аерым районнарда буран.

Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Төнлә һаваның минималь температурасы -4..-6˚.

Һаваның максималь температурасы көндез 0..-2˚.

Юлларда бозлавык көчле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International