Яңа коронавирус йогышы (COVID-19) - SARS-CoV-2 (2019-nCoV) коронавирусы китереп чыгара торган вирус йогышы. Ул кискен респиратор вирус инфекциясе формасында да,авыр формада да булырга мөмкин.
COVID-19 авыруы китереп чыгаручы вирус күбесенчә ютәл, йөткерү яки сулыш алган вакытында инфекцияле кешенең сулыш юлларыннан аерылып чыккан тамчылар аша тапшырыла. Массасы булу сәбәпле, бу тамчылар һавада озакка тоткарланмый һәм идәнгә һәм башка өслекләргә тиз утыра.
Вирусны һава-тамчы юлы белән йоктырырга була, ул кеше COVID-19га якын, яки вирусны кул белән зарарланган өслектән күзләр, борын яки авызның лайлалы тышчаларына күчерү нәтиҗәсендә.
Яңа коронавирус йогышы бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләр һәм/яки башка авырулар булган кешеләр өчен куркыныч. Аерым алганда, 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авырып китү һәм яңа коронавирус инфекциясеннән үлү куркынычы белән яный. Диабет, йөрәк-кан тамырлары, үпкә, бөер, бавыр, артериаль гипертензия, онкология авыруларыннан интегүче кешеләр, зәгыйфь иммун системасы булган кешеләр шулай ук бу инфекция өчен йомшаграк.
Яңа коронавирус инфекциясенә каршы саклану чаралары комплексының мөһим өлеше булып специфик (вакцинация) һәм специфик булмаган профилактика тора. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ВОЗ экспертлары фикеренчә, вакцинация — ул COVID-19 авыруын кисәтү һәм киметүнең һәм пандемиягә икътисади зыян китерүнең төп чарасы. COVID-19 каршы вакцина куркынычсыз һәм нәтиҗәле.
Вакцинациягә рөхсәт табиб күзәтүе узганнан соң рәсмиләштерелә.
Татарстан Республикасында 69 прививка пунктында, шул исәптән Казан шәһәренең 16 пунктында яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация ясарга мөмкин. Вакцинациягә дәүләт хезмәтләре Порталы аша 122 номер буенча шалтыратып, шулай ук медицина оешмаларының call-үзәкләренә мөрәҗәгать итеп язылырга мөмкин.
ПРОБЛЕМА УРАП УЗАР ДИП ТҮГЕЛ, Ә АВЫРУНЫ БУЛДЫРМЫЙ КАЛУ ЯХШЫРАК.