Халык социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге линиясе буенча биш сорау белән мөрәҗәгать итте.
Район үзәге администрациясендә социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды. Әлеге чара ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин рәислегендә узды.
Гражданнарны кабул итү эшендә шулай ук структур бүлекчәләр җитәкчеләре дә катнашты.