Начар метеорологик күренешләр -
5 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган томан, бозлавык;
көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил ,Казанда секундына 15 метрга кадәр.);
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык.
Болытлы.
Төнлә бераз кар, көндез юеш кар, яңгыр һәм салкын.
Төнлә һәм иртән урыны белән томан, бозлавык.
Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 7-12 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+1˚.
Һаваның максималь температурасы көндез 0..+2˚.
Юлларда бозлавык көчле.