«Казан Экспо» күргәзмә комплексы территориясендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасы узды.
Машиналарны тапшыру Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында узды, анда республика агросәнәгать комплексының 2020 елгы эшенә йомгак ясадылар, агымдагы елга бурычлар билгеләделәр.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Агросәнәгать комплексы ышанычлы эшләде. Республика безнең территориядә җитештерелә торган барлык азык - төлек продуктлары белән тәэмин ителгән», - дип билгеләп үтте ул һәм авыл хуҗалыгы вәкилләренә нәтиҗәле хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Рөстәм Нургалиевич ассызыклаганча, авыл хуҗалыгы идарәләре хезмәткәрләренең эше мобильлек таләп итә һәм яңа автомобильләр аларның нәтиҗәлелегенә ярдәм итәчәк.
Район авыл хуҗалыгы идарәләренә барлыгы 43 машина тапшырылды, шуларның берсен Питрәч районы алды.