Бүген «Царево» торак комплексында «Үсенте» балалар бакчасын ачу тантанасы узды

2021 елның 12 феврале, җомга

3000 квадрат метр мәйданлы балалар бакчасы «Демография»илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.

Заманча һәм төзекләндерелгән учреждениегә 220 бала йөриячәк. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Уеннар өчен бүлмәләр, йокы бүлмәсе, буфетлар, шулай ук психолог кабинеты, медпункт һәм актлар залы бар. Яшь буенча 12 төркем формалаштырылган. Балалар белән 18 тәрбияче, психолог, логопед, Музыка һәм татар теле укытучысы һәм физкультура буенча инструктор шөгыльләнәчәк.

Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International