Питрәч халкын ТР мактаулы исемнәре, медальләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр

2021 елның 12 феврале, җомга

Бүләкләү ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында район мәдәният йорты бинасында узды.

«Ак Барс» Кошчылык комплексы «ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе Ришат Хисмәтуллинга ТРның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш кертүе, һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектәге казанышлары өчен «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды.

Халыкны социаль яклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Шатлык» социаль приюты директоры Резедә Хәлиловага «Татарстан Республикасының Атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Ак Барс» Кошчылык комплексы ҖЧҖнең сугым цехы башлыгы Гөлшат Игнатьевага «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде

һәм Питрәч муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы урынбасары Газинур Фәйзуллинга да.

ТР сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Питрәч РҮХнең баш табибы Ренат Уткельбаевны ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты

Питрәч РҮХ табиб-инфекционисты Фәридә Солтанова чыгыш ясады.

Питрәч районында мәгариф үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1 нче Питрәч мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Егошинага ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүгә шактый зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәт эшчәнлеге өчен Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козыревка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International