Иске Шигали авылында фельдшер-акушерлык пункты үз ишекләрен ачты

2021 елның 12 феврале, җомга

Иске Шигали авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килү – мөһим вакыйга.

ФАПта беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтеләчәк. Кабул итүне урта медицина хезмәткәре Ания Гайнуллина алып барачак. Хезмәт күрсәтелә торган халыкның гомуми саны – 875 кеше. Бина эчендә прививка ясау, процедура, кабул итү бүлмәләре урнашкан.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында «беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү»төбәк проекты нигезендә ФАП төзелде. Төбәк программасы кысаларында район территориясендә барлыгы 11 яңа ФАП һәм 3 табиб амбулаториясе төзелде.
Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International