Фәрит Мөхәммәтшин Безнең районда эш визиты белән булды.
Дүртенче чакырылыш район Советының җиденче утырышы кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Думасы депутаты Морат Гаделшин һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Питрәчтә җирле җитештерүчеләр казанышлары күргәзмәсендә катнаштылар.
Кунаклар Питрәч оешмалары һәм предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты. Күргәзмәне «Унистрой» һәм «Антей» төзелеш компанияләре, «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ, «Дәүләтшин А.Р.» КФХ, «Муллагалиев А.Р.» КФХ, «Тәмле» ҖЧҖ һәм башкалар тәкъдим итте.
Күргәзмә район мәдәният йорты фойесында узды.

