2021 елның 14 февраленә һава торышы фаразы

2021 елның 13 феврале, шимбә

14 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:  күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараю белән буран, юлларда көчле бозлавык; төнлә һәм иртән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил.

2021 елның 14 февраленә

13 февраль 18 сәгатьтән 14 февраль 18 сәгатькә кадәр

Аязучан болытлы һава.

Төнлә кар; аерым районнарда буран.

Көндез бераз кар.

Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 5-10 метр, төнлә һәм иртән урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -13..-15˚.

Көндез максималь һава температурасы -9..-11˚.

Юлларда көчле бозлавык .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International