Начар метеорологик күренешләр - 15 февральдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күрүчәнлек белән томан көтелә.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә, иртән кар, кайбер районнарда томан.
Көндез явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә, иртән -17..-19, аязган вакытта -22.
Көндез максималь һава температурасы -16..-18˚.
Юлларда бозлавык.