Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин алып барды.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Вячеслав Цыганов билгеләп үткәнчә, ел башыннан район юлларында 13 кеше һәлак булган. Эчке юлларда юл-транспорт һәлакәтләренең артуы күзәтелә. Бу транспорт агымының артуы белән бәйле. Нигездә, «Казан-Шәмәрдән» автоюлында юл-транспорт һәлакәтләренең концентрациясе 16-21 км тәшкил итә.
Комиссия әгъзалары район үзәгенең Яшьләр урамында йөк автомобильләре хәрәкәте мәсьәләсен карадылар. Әлеге урамда яшәүчеләр белән уртак күчмә тикшерү барышында «йөк автомобильләре хәрәкәте тыелган» билгеләре булуга карамастан, зур йөк машиналарын йөртүчеләрнең Молодежная урамы буйлап узулары ачыкланды. Әлеге мәсьәлә район ЮХИДИ бүлеге тарафыннан контрольгә алынды.
Шулай ук авыл җирлекләреннән кисәтү билгеләре, ясалма юл тигезсезлекләре, тукталыш павильоннары, юлларны яктырту буенча берничә мөрәҗәгать каралды. Мәсәлән, татар Ходяшево авылында яшәүчеләр ясалма тигезсезлекне һәм мәктәп янындагы җәяүлеләр кичүендә светофорның кисәтү сигналын куюны сорый.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да ЮХИДИ, авыл җирлеге вәкилләре һәм юлны карап тотучы вәкилләре белән берлектә әлеге объектларны урнаштыруның максатка ярашлы булуын һәм эшнең масштабын билгеләү өчен урыннарга бару планлаштырылган.
Шулай ук биредә районда автошәһәрчек төзү кирәклеге турында да сөйләштеләр. Әлеге махсус корылмалар һәм юл хәрәкәтен оештыруның техник чаралары комплексы балаларны юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү буенча гамәли дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.