«Ана теле» белем бирү челтәрен киңәйтүгә ярдәм итү турында

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкының бердәмлеген ныгыту максатыннан, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның 2020 елның 5 октябрендәге ПУ-653 2021 номерлы Указы белән туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дәүләт милли сәясәтенең мөһим юнәлешләренең берсе - телләрнең күптөрлелеген саклау, туган телләрне, шул исәптән интернет-технологияләр ярдәмендә өйрәнү өчен шартлар тудыру.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2013 елдан татар теленә дистанцион укытуның уникаль «Ана теле» проекты эшли (алга таба – «Ана теле» проекты). Бу татар телен сөйләм коммуникациясе чарасы буларак гамәли белү дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирә. «Ана теле» проекты Татарстан Республикасында һәм чит илләрдә яшәүче барлык теләүчеләрне татар теленә өйрәтүгә юнәлтелгән. Укыту бушлай һәм аңлаешлы итеп өч телдә (инглиз, татар, рус).

Теркәлү өчен сылтама http://anatele.ef.com/partner/anat/default.aspx
Элемтә өчен җаваплы зат, проектны алга этәрү буенча җитәкче – Айгөл Басыйрова
"Ана теле", 89250119550, aigul.basyrova@ef.com 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International