Семинарны район башлыгы Илһам Кашапов ачты.
Эшне кунаклар дәвам итте. Әлеге очрашуның максаты-ашламалар кертү һәм үсемлекләрне саклау стратегияләрен эшләүдә заманча методлар турында фикер алышу, уңыш югалтуларын кисәтү. Иннополис университеты белгечләре авыл хуҗалыгын цифрлаштыру, реаль финанс эффекты алу өчен үсемлекләрне һәм ашламаларны биологик саклау чараларын куллану турында сөйләштеләр. Лаборатория һәм кыр тикшеренүләре белән шөгыльләнүче экспертлар белән кызыксындырган темалар буенча фикер алыштылар.