2021 елның 25 февраленә һава торышы фаразы

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

2021 елның 16 февраленнән Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы нормадан 9-15% ка түбән, минималь температура -25 -30 градустан түбән булган аномаль - салкын һава торышы куркыныч метеорологик күренеш турында шторм кисәтү урнаштырылды , аерым районнарда -37.

Аномаль-салкын һава торышы республикада 2021 елның 25 февраленә кадәр сакланачак.

Начар метеорологик күренеш - 2021 елның 25 февралендә иртән, көндез Татарстан Республикасының көнбатыш районнарында һәм Казан шәһәрендә буран һәм көчле җил көтелә.

24 февраль 18 сәгатьтән 25 февраль 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым - төшемсез. Көндез кар, урыны белән буран.

Җил төньяктан секундына 6-11 метрга, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-17 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә һәм иртән -24..-26, түбән урыннарда -29 кадәр

Көндез максималь һава температурасы -14..-16˚.

Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International