5 мартта наратлыкта «Россия чаңгы юлы - 2021» традицион массакүләм чаңгы ярышлары узачак.
15.30да катнашучыларны теркәү планлаштырыла. 16.00 сәгатьтә - беренче старт, анда 5-8 сыйныф укучылары чыгачак. Аннан соң 9-11 нче сыйныфларның чираты. Алар 1,5 км дистанцияне узачак. Ярышларда шулай ук ветераннар һәм оешма җитәкчеләре дә катнашачак. Ир-атлар өчен дистанция 3 километр булачак.
Фиништан соң һәркемне дә кайнар чәй һәм тәмле коймак көтә. Соңыннан җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү һәм рәсми ябылу тантанасы көтелә.
Чаңгы ярышлары районның барлык торак пунктларында узачак.