Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 18 мартында эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә

2021 елның 15 марты, дүшәмбе

"Ачык ишекләр" Бөтенроссия бердәм көнен үткәрү кысаларында, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 18 мартында 12.00 дән 16.00 гә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе (алга таба - идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.

Идарәдә консультация алу өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 һәм Сеченов ур., 13а йорт) телефон номерлары буенча башкарыла: 238-36-32, 238-18-41 (2021 елның 15-17 мартында 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк. Идарәнең территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен, республика районнарында беренчел язылу идарәнең территориаль бүлекләренең (2021 елның 15-17 мартында 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номерлары буенча  башкарыла.(www.16.rospotrebnadzor.ru и www.rpn.tatarstan.ru).

Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.

Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!

Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!

Без сезне бердәм "Ачык ишекләр " көнендә консультацияләргә чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International