2021 елның февралендә «Коррупциягә каршы тору фронты» республика сменасы кысаларында белем алган Питрәч районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча яшьләр ярдәмчесе Булат Сафиуллин Пановка мәктәбендә коррупциягә каршы юнәлешле «Гадел квиз» дигән чара үткәрде.
5-9 сыйныф укучыларының 4 командасы ярышты һәм уен барышында коррупциягә каршы тору өлкәсендә яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Квизның җиңүчесе «Улыбка» командасы булды һәм диплом һәм призлар белән бүләкләнде.
Чарада шулай ук Питрәч муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова һәм Питрәч муниципаль районы "Яшьләр һәм спорт бүлеге" МКУ начальнигы Руслан Забабурин катнашты.
