Пенсия фондына бармыйча гына пенсия эшеннән шәхси мәгълүмат белән консультацияләр алырга мөмкин

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Питрәч районындагы Пенсия фонды идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматларны өйдән чыкмыйча гына, «кодлы сүз»дән файдаланып, 8 800 600 0 357 контакт-үзәгенең телефон номеры буенча алырга мөмкин.

Кодлы сүз-шалтыраткан кешене идентификацияләү ысулы ул, ул шәхси урынын алмаштыра. Гамәлдәге закон нормалары буенча, код сүзеннән башка, Пенсия фонды белгечләре шәхси мәгълүматлар булган сорауларга телефон аша җавап бирә алмый. Шулай итеп, шәхси мәгълүматларны үз эченә алган мәсьәләләр буенча читтән торып консультацияне бары тик контроль мәгълүмат ияләре, ягъни «кодлы сүз»алучылар гына алырга мөмкин.

Хәзер Пенсия фондының рәсми сайтында www.pfrf.gov.ru гражданинның Шәхси кабинетында («кулланучы профильләре» өстәмә битендә) «кодлы сүз» не күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде, аны гражданин мөстәкыйль сайлый, ул бары тик Аңа гына билгеле булачак.

"8 800 600 0 357 телефоны буенча шалтыратып һәм яшерен кодны атап, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны, шул исәптән шәхси мәгълүматларны ала һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итә алачак», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге башлыгы Эдуард Вафин.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «шәхесне идентификацияләү өчен код сүзеннән файдалану турында» гаризаны шулай ук РПФның теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә дә бирергә мөмкин. Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды территориаль органнарының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча башкарыла.

ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге 8 800 600 0 357

ТР Питрәч районындагы РПФ идарәсенең клиентлар хезмәте 8(84367)30478, 30481

Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International