«Җир сәгате» экологик акциясе

2021 елның 19 марты, җомга

Ел саен, Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы инициативасы белән, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Экология, табигый байлыклар һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына игътибар җәлеп итү максатыннан, республика территориясендә «Җир сәгате» экологик акциясе үткәрә.

Шуңа бәйле рәвештә, Питрәч районы оешмаларына һәм предприятиеләренә әлеге акцияне үткәрүне хупларга һәм 2021 елның 27 мартында 1 сәгатькә (20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр) административ биналарны архитектура-декоратив яктырту, шулай ук гражданнарның тормыш эшчәнлеге иминлеген тәэмин итү белән бәйле булмаган башка объектларның утларын һәм электр җайланмаларын сүндерергә тәкъдим итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International