"Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру" илкүләм проекты буенча
Питрәчтә балалар шәһәрчеге – халыкның яраткан ял итү урыны төзекләндереләчәк.
Проект халык тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнде. Узган елның җәендә халык белән очрашу һәм проект буенча фикер алышу булды. 6000 квадрат метрдан артык мәйданда балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә уңайлы ял зоналары барлыкка киләчәк. Биредә тротуарлар төзү, балалар мәйданчыкларын, массакүләм чаралар үткәрү өчен амфитеатр төзү каралган.
Эшләрне апрель азагы-май башында кар җыюдан соң башларга планлаштыралар.
Ә балалар шәһәрчегенең булган конструкцияләре – таулар, таганнар, кече архитектура формалары һ.б. Осиново бистәсендә әзерләнгән урынга күчерү планлаштырыла. Әлеге территория дә тулысынча төзекләндереләчәк.