Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 23 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана, бозлавык; юлларда көчле бозлавык.
22 март 18 сәгатьтән 23 март 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Төнлә, иртән бераз кар, юеш кар, кайбер районнарда бозлавык.
Көндез кар, юеш кар.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә урыны белән көчәйгәндә 12 метрга кадәр.
Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-4°.
Көндез максималь һава температурасы +2..+4°.
Юлларда бозлавык, төнлә урыны белән көчле.