Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы (2016-2023 елларга Татарстан Республикасында архив эшен үстерү» дәүләт программасын раслау турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2016 елның 10 июнендәге 395 номерлы карарын гамәлгә ашыру максатларында архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы - коммерциягә карамаган оешманың иң яхшы архивы һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Коммерция оешмасының иң яхшы архивы - Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы» конкурсын игълан итә. Конкурс, беренче чиратта, Россия Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклауның, исәпкә алуның, комплектлауның һәм файдалануның, күргәзмә эшчәнлеген оештыруның һәм архив тармагын үстерүнең алдынгы технологияләрен гамәлгә кертүне стимуллаштыра.