Аны район башлыгы Илһам Кашапов хуплады.
Казанда «Үсеш локомотивлары» стратегик инициативалар конкурсына йомгак ясадылар.
Социаль-икътисади проект Гөлназ Абдракипова җиңүче дип табылды. Проектны тормышка ашыру авыл җирлекләренең үсеш алмаган туристик инфраструктурасы проблемасын хәл итә.
Әлеге проект Питрәч районында тормышка ашырылачак.
"Үсеш локомотивлары" федераль партия проекты буенча Татарстанда 2018 елның ноябрендә "Үсеш локомотивлары "стратегик инициативалар конкурсы" белем бирү программасын гамәлгә ашыру инициативасы белән чыкты.
Программа талантлы яшь белгечләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Программада икътисад, сәнәгать секторы һәм идарә өлкәсендә 18-40 яшьләрдәге яшь профессионаллар, «икътисад» һәм «менеджмент»юнәлешләре буенча чыгарылыш курс студентлары катнаша.