10 апрельдә Татарстан Республикасы халкы Тоталь диктант тарихында иң эмоциональ текст язачак

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Инде күркәм традиция буенча 10 апрельдә 14: 00 сәгатьтә, бер үк вакытта 70 илдән 1000нән артык шәһәрдә кешеләр  рус теле буенча үз белемнәрен тикшерү мөмкинлеге белән диктант язачаклар.

Диктант - 2021нең авторы - язучы, радиода алып баручы, журналист, сценарист, «Метро 2033», «Метро 2035» һәм «Текст» кебек бестселлерларның авторы Дмитрий Глуховский. Махсус акция өчен ул Мирас һәм хатын-кызларның үз-үзен тормышка ашыру темасына багышланган тулы бер хикәя язган. Автор болай ди: "Мин тере, хис-кичерешләр белән сугарылган тарихны язарга теләгән идем, ул минем гаиләмдәге вакыйгалар белән тулыландырылган". Язылган текст мотивлары буенча кыска метражлы «Обещания» фильмы төшерелгән, ул барлык мәйданчыкларда диктант язар алдыннан күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасында рус теле буенча диктант республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 400 дән артык мәйданчыкта язарга мөмкин булачак. Үз җиреңдә үзебез өчен уңайлы һәм кызыклы мәйданчыкны totaldict.ru сайтында сайлап алырга була.

2021 елда диктант язу буенча төп мәйданчыклар: А.С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм К(и)ФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр Институты. Диктантны шулай ук профсоюзлар Федерациясе, «Штаб» креатив индустрияләр резиденциясе, район һәм шәһәр Халыклар дуслыгы йортларында, Казан шәһәрендәге «Мега» сәүдә үзәгендә, «Адымнар – белемгә һәм татулыкка юл» киләчәк мәктәбендә, Казан шәһәренең 93 нче гимназиясендә, Яр Чаллы шәһәрендәге IT-паркта һәм республиканың башка күп кенә мәйданчыкларында язарга мөмкин булачак.

Акциянең махсус оештырылган мәйданчыкларында чит ил студентлары TRuD тестын язачак, анда диктантның гадиләштерелгән тексты һәм рус теле буенча тест узачак.

Диктантны Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсенең әйдәп баручы экспертлары, укытучылары һәм филологлары тикшерәчәк.

31 мартта проектның рәсми сайтында Тоталь диктант үткәрү мәйданнарына теркәлү ачылды. Монда Татарстан Республикасы торак пунктын һәм язу өчен уңайлы мәйданчыкны сайларга мөмкин. Теркәлү акциядә катнашучыларның һәр мәйданчыкта уңайлы урнашуын саклау өчен кирәк.

Татарстан Республикасында акцияне оештыручылар: Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе, «Мәдәният һәм диалог үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан федераль университеты ярдәме белән.

Белешмә

Тоталь диктант - диктантны ирекле язу формасында ел саен үткәрелә торган белем бирү акциясе. Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Акциянең максаты - үзенең грамоталылыгын тикшерү, хәзерге дөньяда белемле булу һәр кеше өчен бик мөһим булуын күрсәтү; рус теле, милләтара аралашу теле буларак, рус теленең матурлыгы, аның күпкырлы булуы һәм бөек рус әдәбияты белән кызыксынучыларны берләштерә.

Татарстан Республикасында 2020 елда 418 мәйданчыкта 11 534 катнашучы диктант язган.

 

https://mincult.tatarstan.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International