Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы газ бүлү һәм электр белән тәэмин итү объектларының сак зоналары турында мәгълүматны күчемсез милек реестрына ничек кертү хакында сөйләячәк

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

2021 елның 16 апрельдә, сәг. 10:00да Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы “Газ бүлү һәм электр белән тәэмин итү: сак зоналары» темасына вебинар үткәрәчәк.

Бәясе 3000 сум.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, кадастр инженерлары һәм челтәр оешмалары белгечләре үз эшләрендә еш кына ике проблема белән очраша. Беренчедән, территорияне куллануның аерым шартлары булган күчемсез милек реестрына кертү турындагы документларда хаталар аркасында туктатып тору һәм баш тарту. Икенчедән, саклау зоналары чикләрендә урнашкан участокларга һәм объектларга салына торган чикләүләрне белмәү.

Безнең лекторлар - Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы бүлекләре башлыклары Анна Кайнова һәм Дмитрий Малинин. Алар ЕГРНга кертелә торган сак зоналары турында белешмәләр белән документларны корректлы әзерләү өчен, шулай ук салына торган чикләүләр һәм йөкләмәләр турында мәгълүмат бирәчәкләр.

Газ бүлү челтәрләре һәм электр белән тәэмин итү объектларын урнаштыру һәм үзгәртү алгоритмы нинди?

Газүткәргечләр һәм электр линияләре янында урнашкан күчемсез милек ияләрен нәрсә көтә һәм алар кишәрлекнең кадастр бәясенә ничек йогынты ясый?

Бу мәсьәләләр вебинар барышында яктыртылачак. Тыңлаучылар өчен өстәмә рәвештә вебинар кунаклары бирәчәк киңәшләр:

- Алмаз Мөбарәков, җир категорияләрен үзгәртү һәм җир кишәрлекләрен торак пунктлар чикләренә кертү бүлеге башлыгы;

- Анастасия Латыйпова, Казан шәһәре Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары;

– Андрей Лисичкин, "Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы" Коммерциясез партнерлыгы президенты;

- Энҗе Мөхәммәтгалиева, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы.

Вебинарның йомгаклау өлешендә тыңлаучыларга, кертелә яки үзгәртелә торган ЗОУИТ турында белешмәләр белән, электрон документларны әзерләгәндә рөхсәт ителә торган хаталарны карарга кирәк булачак.

Сорауларны алдан,  электрон почта аша: infowebinar@kadastr.ru җибәрергә була.к

 

Игътибар!

Вебинарда авторизациядән соң катнаша аласыз.

Түләү 15 апрельгә кадәр кабул ителә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International