Егетләрнең Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлеген тикшерделәр.
Район үзәгендә хәрби комиссариат, хакимият, үзәк хастаханә һәм мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашында чакырылыш комиссиясе узды. Әлеге чараның төп максаты - питрәчлеләрнең РФ Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерлеген тикшерү.