Питрәчлеләр цифрлы грамоталылыкны тикшерү өчен тест уза алалар

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

"Цифрлы диктант"та катнашу 24 апрельгә кадәр ачык.

«Цифрлы диктант» акциясе старт алды, аның ярдәмендә теләгән һәркем интернет-технологияләр өлкәсендә үз белемнәрен тикшерә ала.

2021 ел биремнәре дүрт блокка бүленгән: цифрлы куллану һәм компьютер грамоталылыгы нигезләре, цифрлы компетенцияләр, цифрлы иминлек, яңа технологияләр. Сорауларга җавап биреп, катнашучы «хаталар өстендә эш»бүлегенә керү мөмкинлеге алачак. Биредә катнашучыга нинди белем һәм күнекмәләрне күтәрергә кирәклеге турында мәгълүмат тупланачак.

Бу елның яңалыгы җиде яшьтән алып 13 яшькә кадәрге катнашучылар өчен интерактив тест, шулай ук 60+категорияле гражданнар өчен вариант эшләү булды.

 

Биремнәрне 24 апрельгә кадәр цифрлы диктант.рф сайтында башкарырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International