Питрәчтә "Бердәм Россия" нең беренчел тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашты

2021 елның 15 апреле, пәнҗешәмбе

6 кандидат чыгыш ясады.

Татарстанда «Бердәм Россия» нең башлангыч тавыш бирүдә катнашучылар халык белән очрашуы дәвам итә. Бу юлы ул Питрәч авылы мәдәният йорты бинасында узды. Катнашучылар алдында 6 кандидат чыгыш ясады. Алар үз биографияләре белән уртаклаштылар һәм ни өчен депутат булырга теләүләре һәм нинди максатлар куюлары турында сөйләделәр.

Чирмешән һәм Аксубай районнары башлыклары Фердинат Дәүләтшин һәм Камил Гыйльманов төп бурыч - авыл җирлегендәге тормыш сыйфатын яхшырту, дип билгеләп үттеләр. Казанда «Шокотан» карате федерациясе президенты Алексей Кокурин һәм «Фитнес-спорт» ҖЧҖ директоры урынбасары Марсель Шәрәпов спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерергә телиләр.

Кандидатларга сукбай этләр, экология проблемалары, инфраструктура үсеше һәм башка темаларга кагылышлы сораулар бирелде.

РФ Дәүләт Думасына сайлауларда «Бердәм Россия» нең алдан тавыш бирү 24 майдан 30 майга кадәр ачык модель буенча узачак. Анда һәр татарстанлы катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International