"Wildberries та үз бизнесыңны ничек төзергә" вебинары

2021 елның 19 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында интернет-сәүдәне үстерү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды» коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе белән берлектә республика эшкуарларын электрон сәүдә мәйданчыкларында эшләргә өйрәтү буенча эш алып бара.

2021 елның 23 апрелендә 12: 00 сәгатьтә "Wildberries» үз бизнесыңны ничек төзергә" (алга таба – Вебинар) вебинары планлаштырылган. Вебинар Wildberries электрон сәүдә мәйданчыгында үз продукциясен сату белән кызыксынган эшкуарларга юнәлдерелгән.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1612169/

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез: вебинарда белем алган эшкуарлар «электрон сәүдә мәйданчыкларында урнаштыру буенча укулар узган КУЭ субъектлары саны»күрсәткечендә исәпкә алынырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International