Питрәчлеләрне балалар шәһәрчеген төзекләндерү турында фикер алышырга чакыралар

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

Очрашу бүген, 22 апрельдә, район мәдәният йортында узачак.

Якын-тирәдә урнашкан җир кишәрлекләре милекчеләрен һәм арендаторларны, активистларны һәм җирле берләшмә вәкилләрен, эшкуарларны әлеге территорияне төзекләндерү буенча фикер алышуда катнашырга чакыралар.

 

Очрашу 18 сәгатьтә Питрәч авылы, Совет урамы, 9 нчы йорт адресы буенча урнашкан район мәдәният йортында башланачак. 


Питрәчлеләр, килегез һәм үз идеяләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне әйтегез!

Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/pitrchlelrne-balalar-shrchegen-tzeklnder-turynda-fiker-alyshyrga-chakyralar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International