Питрәч авылында чернобыльчеләр катнашында митинг узды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Питрәч авылында Чернобыль авариясен ликвидацияләүдә катнашучыларга куелган һәйкәл янында митинг узды.

 

Анда чернобыльчеләр, хакимият, хәрби комиссариат, ветераннар советы вәкилләре җыелды. Алар һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.
Совет офицерлары берлеге рәисе, подполковник Николай Соловьев өч питрәчлегә истәлекле бүләкләр тапшырды. Юрий Агачев - «ЧАЭС авариясен бетерүгә 35 ел» медале, Мәхмүт Әхмәдуллин – Мактау билгесе, Альберт Сатдинов - «Антка тугрылык өчен» медале белән бүләкләнде.
Чернобыль АЭСындагы техноген һәлакәт 1986 елда була, аварияне бетерүдә 40ка якын питрәчле катнаша. Шул вакыттан бирле ел саен 26 апрельдә Халыкара радиацион аварияләр һәм һәлакәтләр корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Тулырак: http://pestrecy-rt.ru/news/jemgiyat/chaes-avariyasen-likvidatsiyald-40ka-yakyn-pitrchle-katnashty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International