Онлайн-тавыш бирүне үткәрү турында

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Гражданнарны «уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыруга җәлеп итү максатыннан, Россия Төзелеш министрлыгы «Диалог регионнар» АКБО белән берлектә 2022 елда төзекләндерелергә планлаштырылган бердәм федераль платформада 2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр узачак җәмәгать киңлекләрен сайлап алу буенча тавыш бирү үткәрү турында Карар кабул итте.

Татарстан Республикасы өчен Россиянең Төзелеш министрлыгы тарафыннан 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать киңлекләрен сайлау буенча «халык сораштырулары» сервисы аша һәм «ТР Хезмәтләре»мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать урыннарын сайлау буенча рейтинглы тавыш бирү үткәрү килештерелде.

Хөрмәтле питрәчлеләр, сезне тавыш бирүдә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International