Зур концерт булды.
Район мәдәният йорты сәхнәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган концерт булды. Төрле яшьтәге вәкилләр - балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, яшьләр һәм пенсионерлар чыгыш ясады. Алар Тукайның яраткан шигырьләрен укыдылар, аның атаклы әсәрләре буенча мини-спектакль куйдылар, туган як турында җырлар җырладылар.

