Питрәчлеләргә коронавирстан вакцинация турында сөйләячәкләр

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

28 апрельдә 11.00 сәгатьтә вакциналаштыру темасына чираттагы туры эфир узачак.

Татарстанлылар өчен нинди вакциналар билгеле? Вакцинация турында сертификат булмау ни белән яный? Май бәйрәмнәрен сәламәтлек өчен зыянсыз ничек үткәрергә?

Бу һәм башка сорауларга ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк.

Эфирның темасы «Дистанцияле ял: эпидемиолог киңәшләре". Әңгәмәнең модераторы - ТР Вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.

Эфир COVID-19 @stopcovid19tatarstan таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгы – @minzdravrt аккаунтларында узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International