2021 елның 1 маенда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән куркыныч метеорологик күренешләр көтелә:
төнлә көньяк - көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр.;
көндез һәм кич (06 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр) урыны белән секундына 24 метрга кадәр көчле җил, көчле яңгыр, яшен.
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым - төшемсез.
Көндез яңгыр, урыны белән яшен.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-20 метрга кадәр, иртән һәм көндез урыны белән 22 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +7..+9˚.
Көндез максималь һава температурасы +14..+16˚.