2021 елның 11 маеннан 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы турында шторм кисәтү (4 сыйныф) көтелә.
2021 елның 10 май 18 сәгатьтән 11 май 18 сәгатькә кадәр
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан,көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә.
Минималь һава температурасы төнлә +12..+14˚.
Көндез максималь һава температурасы +25..+27˚.