Бөтенроссия Бердәм «ачык ишекләр» көнен үткәрү кысаларында, үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында, 2021 елның 19 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.
Идарәдә консультация алу өчен алдан язылу (Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт һәм Сеченов ур., 13а йорт) 238-36-32, 238-18-41 (2021 елның 17-18 май көннәрендә 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке аш вакыты 12.00 дән 12.45 кә кадәр) телефон номерлары буенча башкарыла, шул ук вакытта кызыксындырган сорауны күрсәтергә кирәк.
Лаеш территориясендә консультация алу өчен 88437828092 (Лаеш), 88436732530 (Питрәч), 8843612208 (Балык Бистәсе) 18 май көнне 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.45 тән 12.45 кә кадәр) телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бердәм "Ачык ишекләр" көненең максаты-идарә компетенциясе кысаларында эшкуарларга түләүсез консультацион ярдәм күрсәтү.
Хөрмәтле эшкуарлар һәм бизнес вәкилләре!
Мәҗбүри таләпләрне белү-хокук бозуларны булдырмас өчен иң яхшы ысул!
Без сезне бердәм «Ачык ишекләр " көнендә консультацияләргә чакырабыз!