2021 елның 20 маена һава торышы фаразы

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

2021 елның 20 маенда Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшенле яңгыр, эре град, җилнең тизлеге секундына 18-23 метр, урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 

2021 елның 17 маеннан 24 маена кадәр Татарстан Республикасында күпчелек территориядә урманнарның югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), урыны белән урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә (5 класс).

2021 елның 19 май 18 сәгатьтән 20 май 18 сәгатькә кадәр

Алмашынучан болытлы һава.

Төнлә явым-төшемсез.

Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, эре боз.

Җил көньяк-көнчыгыштан 8-13 м / с тизлектә, көндез урыны белән көчәйгәндә 18-23 м/с тизлектә, урыны белән 25 метрга кадәр.

Минималь һава температурасы төнлә +17..+19, түбән урыннарда +12..+14˚.

Һаваның максималь температурасы көндез +27..+29˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International