Питрәч районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Шул исәптән район үзәгендәге беренче мәктәпнең унберенче сыйныф укучылары өчен дә. Быел мәктәпне 22 чыгарылыш сыйныф укучысы бетерә.

Аларны бәйрәм белән район башлыгы Илһам Кашапов котлады. Беренче сыйныф укучылары да матур теләкләрен җиткерделәр. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре катнашучыларга җырлар бүләк иттеләр, вальс башкардылар. Бәйрәм күңелле дә, моңсу да булды, күпләрнең күзләрендә яшь иде…

Быел мәктәп белән 94 укучы хушлашты. Алда аларны чыгарылыш имтиханнары көтә.

Мин балалар белән шөгыльләнү өчен, мәдәният институтына хореографка укырга керергә җыенам, - дип уртаклаша безнең белән чыгарылыш сыйныф укучысы Анастасия Потеряхина. - Имтиханнардан бик куркам һәм борчылам, әлбәттә, әмма кәефем яхшы!

 

Ә чыгарылыш сыйныф укучысы Амелия Йосыпова алдында берьюлы берничә юнәлеш арасында сайлау тора.

Мин педагогика өлкәсендә дә, шулай ук үземне нефть-газ, кунакханә сервисында һәм икътисад өлкәсендә сынап карарга телим. - ди Амелия.

Соңгы кыңгырау бу көнне районның уналты мәктәбендә яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International