Иске Шигали авылында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 3 ишегалдын төзекләндерәчәкләр

2021 елның 25 мае, сишәмбе

Тикшерү барышында аларның торышын район башлыгы Илһам Кашапов карап чыкты.

Төзекләндерү эшләре завод, механизаторлар һәм Яшьләр урамнары ишегалларында көтелә.

Урында әзерлек эшләре күләме билгеләнде. Чөнки законсыз тузган хуҗалык корылмаларын сүтәргә кирәк. Программа кысаларында юлларда асфальт җәю, тротуарлар һәм башка төр эшләр каралган.

Илһам Кашапов җирле халык белән аралашты, алар алдагы үзгәрешләргә уңай карашта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International