Хөрмәтле ата-аналар!

2021 елның 26 мае, чәршәмбе

Янгын күзәтчелеге җәйге каникуллар алдыннан хәбәр иткәнчә, кызганычка каршы, ел саен республикада янгыннарда 10га якын бала, ил буенча 400 гә якын бала үлә.

Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы күнекмәләре һәм янгын чыгу куркынычын аңлау балачактан ук аңлатырга  кирәк.

Сез, ата-аналар, балаларыгыз белән күп вакыт уздырасыз һәм алар өчен нәкъ менә сез күрсәткән төп авторитетыгыз, балагыз өчен иң аңлаешлы һәм истә калырлык булачак.

Балалар белән даими рәвештә янгын куркынычсызлыгы тематикасына аңлату әңгәмәләре үткәреп кенә, бу мәсьәләнең мөһимлеген аңлап, нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Балаларга шырпы белән уйнау һәм ут белән шуклану ярамавы турында даими искәртеп торыгыз.

Көн саен ут белән эш иткәндә, электр хуҗалыгына һәм мичләргә игътибар күрсәтегез, аларны төзек булмаган хәлдә эксплуатацияләргә юл куймагыз.

Янгыннарда балалар һәлак булу очракларының барысында да балаларның үзләре генә өйдә булуы тора.

Ялгыз калган балалар, янгын чыккан очракта, үзләре куркыныч урыннан чыгып китә алмый, югалып, куркып тйрле урыннарга качалар.

Шуңа бәйле рәвештә, кече яшьтәге балаларны өйдә генә караучысыз калдырмагыз, һәрхәлдә, эш белән тәэмин итү очракларында туганнарыгыз һәм якыннарыгызның ярдәменә мөрәҗәгать итегез.

Балаларның җәйге чорда мәшгульлеге турында кайгыртырга киңәш итәбез, балалар сәламәтләндерү, хезмәт, спорт һәм мәктәп яны лагерьлары сезнең балаларны рәхәтләнеп кабул итәчәк. Өлкәнрәк яшьтәге балаларны эшкә урнаштырырга мөмкин, бу эш белән тәэмин итү һәм керем дигән сүз.

Үзләре генә калган балалар кайчагында үзләре һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч шөгыль табалар.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International