Татарстан Росреестры һәм ТР буенча Кадастр палатасы эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирәчәк

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

28 майда 9дан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү фондында күчмә консультация үткәрәчәкләр, анда күчемсез милек объектларын кадастр исәбенә кую һәм аларны теркәү өчен кирәк булган документларны әзерләгәндә кече һәм урта эшкуарлык вәкилләреннән барлыкка килгән сорауларга җавап бирәчәкләр. Катнашу бушлай, теркәлү таләп ителми.

Исегезгә төшерәбез, КУЭ вәкилләре өчен документларны теркәү алдыннан әзерләү буенча барлык килеп туган сораулар буенча Татарстан Росреестрында 8(843)255-24-20 түләүсез кайнар линия телефоны эшли, шулай ук махсус почта тартмасы ачылды MSP@rosreestr.org 

Пресс-служба Росреестра Татарстана

255-25-80 – Галиуллина Галина

www.instagram.com/rosreestr_tatarstana

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International