Быел Колай авыл җирлегендә үзара салым буенча нинди эшләр башкарылуы турында аның башлыгы Наталья Поповская сөйләде.
Татарстанның Питрәч районында үзара салым программасы тормышка ашырыла. Муниципалитет җитәкчесе Илһам Кашапов Колай авыл җирлегенең һәр торак пунктында 2020 елда үзара салым акчасына башкарылган барлык эшләрне карады. Шулай ук агымдагы елга эш күләме билгеләнде.
Быел Колайавыл җирлегендә үзара салым буенча нинди эшләр башкарылуы турында аның башлыгы Наталья Поповская сөйләде.
Узган ел Карповка авылында балалар мәйданчыгы эшли башлады. Быел бу эш дәвам итәчәк. Халык соравы буенча иң кечкенәләр өчен тау һәм таганнар урнаштырылачак. Өлкәнрәк балалар өчен волейбол сеткасы, баскетбол боҗралары, теннис өчен өстәл кую планлаштырылган", - дип уртаклашты ул район башлыгы белән очрашуда.
Олы Дүртөйле авылында эшче төркем җирле чишмәне карады. Биредә чишмәгә төшү баскычын алыштыру планлаштырыла.
Колай авылында Совет урамында юлларны төзекләндерү дәвам итәчәк. Юл эшләрен шулай ук Арышхазда авылының Бакча урамында да төгәлләргә кирәк.