2021 елның 1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урыннар белән югары янгын куркынычы сакланачак (4 класс), көнчыгышта урманнарның гадәттән тыш куркынычы (5 класс).
Начар метеорологик күренешләр - 2021 елның 2 июнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2021 елның 1 июнь 18 сәгатьтән 2 июнь 18 сәгатькә кадәр
Аязучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +8..+10˚.
Көндез максималь һава температурасы +18..+20˚.