Мәхмүт Сөнгатуллинның җәсәдләре узган ел аның ватанында табылган һәм күмелгән.
2020 елның сентябрендә Волгоград өлкәсендә эзләнү экспедициясендә кызыл армияче Мәхмүт Сөнгатуллинның җәсәдләре һәм шәхси әйберләре табыла. Ул Питрәч районында туган икән. Шәхесне исеме язылган бер кашык ярдәмендә билгели алганнар. Табылган әйберләрне Татарстан эзтабарларына тапшырдылар. Алар туганнары белән элемтәгә чыгып, геройны күмделәр. Инде бер ел ул Нептун авылында үзенең ата-бабалары белән янәшә яши.

