Агымдагы елның 7-20 июнендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) темалар буенча социологик тикшеренүләр үткәрәчәк:
«Татарстан Республикасы халкына финанс хезмәтләре күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуы һәм сыйфаты»;
«Татарстан Республикасында халыкның формаль булмаган мәшгульлеге».
Социологик тикшеренүләр Министрлыкның рәсми сайтындагы «Эшчәнлек» бүлегендә, тиешле рубрикаларда «Халык һәм бизнес вәкилләренең сораштырулары» бүлекчәсендә онлайн анкеталы сораштыру үткәрү юлы белән гамәлгә ашырыла.
Питрәч районы халкын, шул исәптән өлкән яшьтәге гражданнарны, югарыда күрсәтелгән вакыт аралыгында онлайн сораштыруларда катнашырга чакырабыз.
Тикшеренүләрнең нәтиҗәләре җыелма рәвештә кулланылачак.