Хөрмәтле социаль өлкә хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!
Сез үзегезне катлаулы, әмма игелекле эшкә багышладыгыз. Катлаулы тормыш ситуацияләренә юлыккан кешеләргә ярдәм итү өчен кайбер мөһим сыйфатларга ия булырга кирәк. Бу игътибарлылык, сизгерлек, мәрхәмәтлелек. Сезнең һәрберегез юкка гына бу һөнәргә килмәгән, һәрберегез үз сәләте буенча хезмәт куя. Сезнең һәрберегез зур тырышлык таләп итә торган социаль эш башкара, Моңа безнең районның күп кенә кешеләре мохтаҗ.
Һөнәргә тугрылык, социаль хезмәткәрләрнең яшь буынына зирәк киңәшләре, кешеләргә чиксез мәхәббәте өчен тармак ветераннарына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә.
Сезгә нык сәламәтлек, көч һәм энергия, тынычлык телим! Елмаюлар һәм рәхмәт сүзләре сезнең хезмәтегез өчен бүләк булсын!