Питрәч районының Иске Шигали авылында "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр башланды

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Завод, Механизаторлар, Яшьләр урамнарында 3 ишегалды төзекләндереләчәк.

Районда икенче ел рәттән «Безнең ишегалды» республика программасы тормышка ашырыла. Аның кысаларында күп фатирлы йортларның тирә-ягын төзекләндерәләр.

Узган атнада Иске Шигали авылында эшләр старт алды. Биредә 3 ишегалды яңартылачак, анда 7 йорт керә. Бу - Завод урамы (1 һәм 2), Механизаторлар урамы (1,2,3,4) һәм Яшьләр урамы (3). 

Яңа юллардан тыш, балалар мәйданчыклары, парковка, кече архитектура формалары барлыкка киләчәк.

Механизаторлар урамы ишегалдында 50гә якын законсыз һәм авария хәлендәге сарай сүтелде. Өлешчә территорияне балалар мәйданчыгы биләячәк. Алга таба гражданнар белән очрашу һәм бушаган урынны ничек төзекләндерүне бергәләп хәл итү планлаштырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International