Питрәч социаль хезмәткәрләрен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Бүләкләрне район башлыгы Илһам Кашапов тапшырды.

Социаль яклау системасын үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән шәхси өлеше, намуслы хезмәте, вазыйфаи бурычларны сыйфатлы башкаруы өчен һәм һөнәри бәйрәмнәре - Социаль хезмәткәр көне уңаеннан, Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Закирова Ләйсән Саммат кызы - Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе мөдире;

Гыймадиева Гөлия Мөхәммәт кызы - Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре;

Ильина Валентина Петровна - Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге " өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәре;

Евстигнеева Валентина Николаевна - "Питрәч муниципаль районындагы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге" кадрлар эше буенча белгеч.

Питрәч районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

Ахуджанова Роза Семеновна - Питрәч муниципаль районындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шатлык" социаль приюты тәрбиячесе;

Сөнгатуллина Анзия Габдулла кызы - Питрәч муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен "Шатлык "социаль приюты 4 разрядлы пешекче.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International